ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Мәдәният

Татар биюен фәнни әйләнешкә Гай Таһиров кертте – Айрат Хәмитов

11 декабрь 2017, 18:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар биюен фәнни әйләнешкә Гай Таһиров кертте – Айрат Хәмитов "Кадак кагу", "чалыштыру", "бишек", "тезмә" – болар барысыда Г.Таһиров мирас итеп калдырган бию хәрәкәт атамалары.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел балетмейстер, хореограф, Татарстанның халык артисты Гай Таһировның тууына 110 ел. Бу уңайдан Татарстан Фәннәр академиясендә татар халык биюләрен зур сәхнгә чыгарган, аларны фәнни яктан өйрәнгән балейтмейстер Гай Таһировка багышланган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” халыкара конференция узды. Конференциядә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән оештырылган чарада Гай Таһировны галим буларак та билгеләп уздылар.

Конференция , Гай Тагиров 110 летие

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Гай Таһировның татар бию сәнгатенә зур өлеш керткәнлеге һәм фәнни хезмәтләре  турында сөйләде.

“Гай Таһиров Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен иң якын кешеләрнең берсе, – ди Айрат Хәмитов. – Ул озак еллар безнең ансамбльда балетмейстер булып эшләгән, шактый күп әсәрләр куйган. Ул әсәрләр әле бүген дә безнең репертуарда. “Казан кунаклары” хореографик композициядә Касыйм татарлары, Әстерхан татарлары, Казан татарлары һәм башкаларның бию элементлары тупланган. “Бормалы су” кызлар биюе, “Мәдрәсә” дә озак еллар сәхнәдән төшмәде. Гай Таһиров галим буларак та зур шәхес бит. Һәрбер хәрәкәтне, куелган биюләрне туплап китап чыгарган кеше. Методик яктан барысын да төгәл төзегән, һәрбер хәрәкәткә исемнәр биреп эшләп чыккан. “Кадак кагу”, “чалыштыру”, “бишек”, “тезмә” – болар барысыда Гай ага уйлап тапкан хәрәкәт атамалары. “100 татар биюе” дигән китабы буенча бүгенге көндә дә институтта студентларга татар бию серләрен өйрәтәбез. Аның хезмәтләренә таянабыз. Гай Таһировны шәхсән якыннан белмим. Ләкин бик кырыс, гадел кеше, дип сөйлиләр . Балетмейстерлар кырыс булмаса, эшли дә алмаслар иде. Артистлар белән эшләгәндә кырыс та, философ, психолог та була белергә кирәк. Таһировта бу сыйфатларның барысы да булган. Гай Таһировның иҗат иткән әсәрләре бүгенге көндә дә бик кирәк, яшьләрне өйрәткәдә дәреслек итеп кулланабыз”.

Халык биюләре – һәр милләтнең якты төсләргә, дәртле хисләргә бай иҗат үрнәге. Ул – халыкның көнкүрешен, характерын, уй-фикерләрен, әйләнә-тирәнең гүзәллеген гәүдәләндерүче эстетик карашлар һәм сәнгати үзенчәлекле сыйфатлар чагылышы. Милли бию культурасын торгызу һәм үстерүдә Г.Таһировның роле зур булды, ди конференция кунаклары. Аны татар халык-сәхнә биюләре куюда башлап юл салучы дип юкка гына атамыйлар. Г.Таһиров фикеренчә, татар халкының культурасы чын-чынлап уникаль күренеш. Татарстанның халык артисты Г.Таһировның иҗади эшчәнлеге, шулай ук хореографик фольклор туплауга һәвәслеге нәтиҗәсендә халык бию культурасының күп кенә үзенчәлекле якларын ачыкларга һәм аны трансляцияләргә мөмкинлек бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10