news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зюганов Кадыйровның сүзләренә аңлатма бирде

Зюганов Ленинның гәүдәсен Кызыл мәйданга урнаштырырга карар кылган гражданнарның ихтыярын хөрмәт итәргә чакырды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның сүзләренә аңлатма бирде. Кадыйров коммунистның дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның мәетен күмүгә бәйле позициясен картларга хас акыл зәгыйфьлегенең чагылышы дип белдергән иде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

«Безнең ата-бабаларыбыз Ленинның гәүдәсен иң югары орган, съездда җир куенына иңдерү турында карар кабул иткән. Бу – илебез гражданнарының теләге, ул Россиянең барлык субъектлары тарафыннан расланган. Моны хөрмәт итәргә кирәк. Ленин җир өсте тигезлегеннән ике метр астарак ята, ул мәңгелек йокыга талган һәм дәүләт тарафыннан саклана», - дип билгеләп үтте Зюганов.

Шунысын да искәртик: Чечня Республикасы башлыгы КПРФ лидерын әйткән сүзләре өчен гафу үтенергә чакырган иде. Зюганов Ленинның гәүдәсен җирләүгә бәйле бәхәсләр бары тик "сүз боткасы" һәм "ыгы-зыгы китереп чыгару" омтылышы дип белдерде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot