ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
XXI гасыр рус әкиятчесе Кучкина әкиятләрендә шәрык темалары, төрки сүзләр урын алган
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша
#атнабай флешмобына Асаф Вәлиев кушылды
Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган

Сәясәт

Кадыйров Ленинны җирләү турындагы фикере өчен Зюгановны гаепли

6 ноябрь 2017, 20:15

Кадыйров Ленинны җирләү турындагы фикере өчен Зюгановны гаепли Чечен Республикасы башлыгы КПРФ лидерына халык алдында гафу үтенергә тәкъдим итә.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). КПРФ лидеры Геннадий Зюгановның дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинны җирләү турында кешеләрнең фикерен "сүз боткасы" һәм тәртисезлекләр китереп чыгаруга омтылыш дип атавы картлык акыл зәгыйфьлеге күренеше, ди Рамзан Кадыйров. Бу хакта "Известия" яза.

“Зюганов “канкоешсыз төгәлләнгән” бөек революциянең юлбашчысы Ленин булган дип саный. Патша гаиләсен ату, репрессияләр, ачлык, “тарихчы” Зюганов фикеренчә, берсе дә булмаганмы? КПРФ лидеры үзенең ниндидер уйлап чыгарылган дөньясында яши. Зюганов тынычлансын өчен, Ленин гәүдәсе Кызыл мәйданда тагын ничә буын ятарга тиеш? Үткән белән яшәп, безнең балалар, оныклар яшәячәк киләчәк турында уйламау – җавапсызлык, эгоистлык. Яңа буынны ишетмәү, аларның авызларын томалау, кимсетеп һәм түбәнсетеп аларга үз фикереңне тагу, бу картлык акыл зәгыйфьлеге түгелмени?” – дип язган Кадыйров үз Telegram-каналында.

Чечен Республикасы башлыгы КПРФ лидерына халык алдында гафу үтенергә кирәк дип саный. “Сез, мөгаен, ул сүзләрне кызулык белән әйткәнсездер, сезгә фикерләрен "сүз боткасы" дип атаган кешеләрдән гафу үтенергә кирәктер. Һәм шулай ук революция чорында һәм совет заманында гаиләләре зыян күргән кешеләрдән гафу үтенү кирәктер”, – дип билгеләп үткән Кадыйров.

Искәртеп үтик, КПРФ лидеры Кызыл мәйданнан Мавзолейдан Владимир Ленин гәүдәсен алырга тәкъдим итүчеләрне хуплый.

Дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинны җирләү турында бер-берсенә бөтенләй охшаш булмаган идеяләрен ике атна эчендә журналист һәм телевидение алып баручысы Ксения Собчак җиткергән иде. Ул 2018 елда Россия Президенты сайлауларында катнашырга җыена.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр