ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Сәясәт, Җәмгыять

Зюганов Ленинны җирләү турындагы сөйләшүләрне “сүз боткасы” һәм “мәкерле казынулар” дигән

6 ноябрь 2017, 16:53

Зюганов Ленинны җирләү турындагы сөйләшүләрне “сүз боткасы” һәм “мәкерле казынулар” дигән “Без мәкерле уйлар белән йөрүчеләргә юл бирмәячәкбез, без аларны аннан куачакбыз”, - дип белдергән КПРФ лидеры.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Кызыл мәйдандагы Мавзолейдан Владимир Ленин гәүдәсен алу һәм җирләү турындагы тәкъдимне шәрехләп үткән. Ул Ленинны җирләү турындагы сөйләшүләрне “сүз боткасы” һәм массакүләм тәртипсезлекләр тудырырга тырышу, дип атаган.

Моннан тыш ул Октябрь революциясе юлбашчысы гәүдәсен җирләүгә юл куймаячагын җиткергән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.  “Күчереп җирләү турында төрле сүзләр бернигә нигезләнмәгән, уйлары - бары Кызыл мәйданда ике буынны бәрелештерү, массассачыл тәртипсезлекләр оештыру. Без ул явыз ниятле кешеләргә ирек бирмәбез, аларны куачакбыз гына”, дип белдергән ул.

Искәртеп үтик, алдан телевидение алып баручысы Ксения Собчакның 2018 елда сайлауларда Президент постына кандидатурасын тәкъдим итүе, сайланган очракта, беренче эш итеп, Кызыл мәйданнан Ленин гәүдәсен алдырачагы турындагы сүзләре  җиткерелгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр