news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесендә җиңгән әсәрләрне балалар журналында бастырачаклар

«Басмаларыбыз аша сезнең хезмәтләрне укучыларыбызга җиткерә алыр идек», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесендә җиңгән әсәрләрне балалар журналында бастырачаклар
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесендә җиңгән катнашучыларның әсәрләрен матбугатта бастырырга тәкъдим итте.

«Җиңүчеләрнең эшләрен безнең басмаларга туплап бирүегезне сорыйм. Безнең журналларны ай саен 23 мең бала укый. Сезнең шигырь, язмаларны аз булса да, аларга җиткерә алсак, эшебез уңышлырак булыр иде», — дип мөрәҗәгать итте ул бәйге оештыручыларына.

Зилә Хөснетдинова конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Үземә: „Конкурсның максаты нинди дигән?“ — сорау бирдем. Аның максаты — балалар сәламәтлеген, иминлеген тәэмин итү. Катнашучылар арасында балалар бакчалары тәрбиячеләре булуы сөендерде. Чөнки алар әлеге алымнарны көндәлек эшләрендә куллана. Әгәр дә хезмәтегез бер генә баланың сәламәтлеген саклап калса да, димәк эшегез юкка түгел», — диде ул.

Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Конкурсның асылы – әдәби әсәрләр аша балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100