news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татар телендә иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар бәйгесе быел март–апрель айларында үтте.

Казанда «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Юллар безне алга дәшә» проза номинациясендә Апас районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Хабибуллина, «Имин була күрсен юллар» шигърият номинациясендә Аксубай районының Тимирясов исемендәге 1 Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айзилә Галиева җиңде.

Бүләкләү тантанасында балалар бакчаларында эшләүчеләрне дә билгеләп уздылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Могҗизалы юллар» номинациясендә Баулы районының «Виктория» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Алсу Сафина, «Яшь җәяүленең дуслары» номинациясендә Мамадыш шәһәренең «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Дәүләтшина беренче урын алды.

«Яшь сигналга сәяхәт» бәйгесе быел март–апрель айларында үтте. Конкурсның максаты — балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, татар телендә язучы яшь шагыйрьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү. Барлыгы 250 кеше катнашкан бәйге өч этапта узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100