news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әсәрләр ярдәмендә өйрәтергә кирәк

«Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесендә катнашучыларның алтмышы — балалар.

Рифкать Миңнеханов: Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әсәрләр ярдәмендә өйрәтергә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әкият, шигырьләр формасында өйрәтергә кирәк дигән фикерен әйтте.

«Балалар белән һәрдаим эшлибез. Сыйныф, укытучылар, методикалар бар, китаплар язылган. Ләкин бу методикалар классик рәвештә әзерләнгән. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен аларны шигырь, әкият формасында да эшләргә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рифкать Миңнеханов «Яшел сигналга сәяхәт» яшь шагыйрьләр бәйгесен уңай бәяләде.

«Бәйге татар телендә узды. Чөнки быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Конкурста катнашкан 250 кешенең алтмышы — балалар. Алар шигырьләр язганда, юл хәрәкәте иминлегенә аерым игътибар бирде. Конкурста татарча иҗат итүче кешеләрне барларга, танытырга тырыштык», — диде ул.

Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Яшел сигналга сәяхәт» татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

«Яшь сигналга сәяхәт» бәйгесе быел март–апрель айларында үтте. Конкурсның максаты — балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, татар телендә язучы яшь шагыйрьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү. Барлыгы 250 кеше катнашкан бәйге өч этапта узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100