Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгында зыян күргән Эчкен татарларына Казан халкы ярдәм җыя
Ярдәм җыю штабы Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырылды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына ярдәм җыялар. Янгын вакытында авылда кимендә биш кеше һәлак булды, 360 йорт янды.
Татар конгрессында оештырылган штабка бер көн эчендә Казан халкы күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килгән. Башкарма комитет хезмәткәрләре миллион сум тирәсе акча җыелуын да әйтте.
«Халык битараф түгел. Бәйрәм булуга карамастан көне буе китерәләр. Күп шалтыраталар, көн дәвамында киләбез, диләр. Без тәүлек буе кабул итәбез. Вахта төнлә дә ачык булачак. Матди ярдәм дә миллион сум тирәсе җыелган», – диде ярдәмне җыеп баручы Башкарма комитет хезмәткәрләре.
Алар әйтүенчә, башка төбәкләрдә дә ярдәм җыю оештырылган.
«Удмуртия татарлары 20 тонна чәчүлек бәрәңге бирәбез, диделәр. Чувашиянең Урмай авылында инде бер газель ярдәм җыйганнар, икенчесен җыя башлаганнар. Төбәкләр акчалата да күп ярдәм күчерәләр. Алар ярдәмне иртәгә конгресс бинасына алып киләчәк», – диде хезмәткәрләр.
Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм төялгән машина иртәгә көндез кузгалачак. Шулай ук, 10сы көнне Эчкен татарларына матди ярдәм җыю өчен махсус счет та ачылачак, әйбәрләтә ярдәм җыю исә дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта иң кирәк әйберләр - урын-җир, эчке кием, аяк киемнәре, фонарь, озынайткычлар, гигиена әйберләре.
Ярдәмне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз