news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя
https://45.mchs.gov.ru

Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып бетүе турында хәбәр иткән идек. Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

«Секундына 30 метр тизлектә искән җил берничә минут эчендә меңнән артык милләттәшебез яшәгән татар авылын юк итте. Йортлар, куралар, техникалар тулысынча диярлек янып бетте. Иң аянычы, янып үлүчеләр дә бар.Соңгы мәгълүматлар буенча аларның саны 6га җитте. Бөтендөнья татар конгрессы буларак без бөтен татар дөньясын Ичкен татарларына ярдәм кулын сузарга чакырабыз», – диде Марс Тукаев.

Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны Марс Тукаевның номеры аша картасына күчерергә мөмкин. 89872974229 номеры картага беркетелгән.

«10сы көнне счет ачабыз. Әлегә үземә җибәрәләр, һәрберсен язып барам», – диде Марс Тукаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100