Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курган өлкәсендәге татар авылы Эчкендәге янгында кимендә 5 кеше һәлак булган
Һәлак булучыларның берсе - җырчы Ярамир Низаметдиновның туганы.
Бүген төнлә Курган авылы Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгында 6 кеше кеше һәлак булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га авылның имам-хатыйбы, эшмәкәр, милли оешма җитәкчесе Әхмәдулла Хәбибуллин.
«Урман ягыннан утлы өермә рәвешендә килгән янгын авылны кырык минут эчендә көлгә әйләндерде. Янгында авылдан 6 кеше һәлак булды», - диде ул «Татар-информ»га. 5 кешенең мәете табылган, алтынчы кешене таба алмыйлар. Авыл халкы бу югалган кешене дә һәлак булгандыр дип фаразлый.
Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов та раслады.
Әхмәдулла Хәбибуллин мәгълүматлары буенча 360 йорт янган, мәчет һәм бер урам гына зыян күрмәгән.
Мәктәп укытучысы, мәктәп автобусын йөртүче Рауш Галиев сүзләренчә, һәлак булучыларның күпчелеге өлкән яшьтәге, күзләре күрмәгән, инвалид кешеләр.
Җырчы Ярамир Низаметдинов Эчкендәге янгында үзенә туган тиешле кешенең һәлак булуын әйтте. Шаһитлар сүзләренчә, ул янгыннан качарга теләп базга төшкән һәм шунда тончыгып үлгән. Җырчының нигез йорты янгында зыян күрмәгән.
Авылда 360 йорт янган, 90 йорт – бер урам һәм мәчет зыян күрмәгән.
Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз