news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов: Журналистларны көрәш ярышларын яктыртырга, батырларны данларга чакырам

Хәлил Шәйхетдинов көрәшчеләр өчен басма матбугатның кадерле булуын әйтте.

Хәлил Шәйхетдинов: Журналистларны көрәш ярышларын яктыртырга, батырларны данларга чакырам
Солтан Исхаков

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов журналистларны көрәш ярышларын яктыртырга чакырды. «Мин сезне батырларны данларга, зурларга чакырам», – диде Хәлил Шәйхетдинов. 

Ул үзе бәләкәй чакта көрәшчеләр турында язылган газеталарны сандыкта кадерләп саклавы турында да сөйләде.

«Мин бәләкәй чакта «Социалистик Татарстан» газетасында безнең фотоларны куялар иде. Хәзер дә ул дәвам итә.  Өйдән 2000 елгы газетаны табып алдым. Бигрәк тә «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары көрәшчеләрне зурлый. Саргайган булсалар да, мин газеталарны сандыкта саклыйм. Минем өчен бик якын ул», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя. Газетада 60 ел дәвамында турнир җиңүчеләренең фотолары басыла. Хәлил Шәйхетдинов басма матбугатның көрәшчеләр өчен бигрәк тә кадерле булуын әйтте. 

«Хәзер авылларда әби-бабайлар да интернет бар. Әмма без – көрәшчеләр дә, аларның туганнары, әти-әниләре дә язма басмаларны күңел түрендә бик якын итеп саклыйбыз. Шушы турнирның истәлекле, күңелдә кала торган җире ул газета», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

  • Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир 17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткәреләчәк.
  • «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил турнирының 60 еллыгына багышланган махсус чыгарылыш әзерләгән, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100