news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил турнирында җиңгән көрәшчеләр Татарстан җыелма командасына үтәчәк

Быел турнирының 60 еллык юбилее билгеләп үтелә, беренче тапкыр 115 кг авырлыкта да көрәш булачак.

Муса Җәлил турнирында җиңгән көрәшчеләр Татарстан җыелма командасына үтәчәк
Солтан Исхаков

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры быел алтмышынчы тапкыр үткәрелә. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя. Турнир 17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтә. Юбилей турнирына иллеләп командадан 400гә якын көрәшче килүе көтелә. Турнирның быелгы яңалыклары турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил турнирында җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына үтәчәген әйтте.  

«Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир – иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Аны көрәшчеләр дә, хөкемдарлар да сагынып алалар. Соңгы елларда беренче урынга лаеклы егетләребез бик күп. Шуңа күрә һәр үлчәү авырлыгында кискен көрәш бара. Быел ярышның дәрәҗәсе тагын да артты, чөнки без аны сайлап алу ярышы дип атыйбыз. Монда җиңгән көрәшчеләребез Россия бәйгесендә катнаша алачаклар», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Быел турнирда традицион булмаган 115 кг үлчәү авырлыгында да көрәш булачак. «100 кг белән 130 кг авырлыгы арасында көрәшчеләребез күбәйде. Көрәшчеләре яхшы тәрбиядә, авырлыклары арта. Уңайлы булсын дип, уртача үлчәү дә керттек», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова турнирның рухи бәйрәм булуын әйтте. Гөлнара Сабирова сүзләренчә, ярышны ачу тантанасы тормыштагы батырлык төшенчәсенә багышлана. Анда сәхнәгә Муса Җәлил турнирын күп тапкырлар откан ветераннар да чыгачак.

«Бүгенге көндә батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре аеруча киң мәгънәгә ия. Көрәш – келәмдәге батырлык кына түгел, тормыштагы батырлык дигәнне дә аңлатсын иде. Батыр татар милләтен акласын, аның горурлыгын күрсәтсен иде. Көрәшчеләрне сәхнәгә чыгарып, аларны данлыйсыбыз һәм көрәшчеләребезнең дәрәҗәсен күтәрәсебез килә»», – диде Гөлнара Сабирова.

Муса Җәлил турнирында җиде тапкыр җиңгән, Россиянең атказанган спорт остасы, көрәшче Ренас Кәлимуллин рекорд куярга нияте булуын әйтте. «Аллаһ боерса, быел да җиңәбез», – диде көрәшче.

«Минем дә юбилей елы. Җиде тапкыр җиңү яуладым. Муса Җәлил турнирында көрәшү бик авыр. Безнең өчен ул Татарстан чемпионаты шикелле. Җиңүләрне санаганда да иң беренче Муса Җәлил турнирын әйтеп китәләр. Безнең өчен бик зур ярыш», – диде Ренас Кәлимуллин.

Турнирда җиңүчеләргә «Ватаным Татарстан» газетасы елдагыча махсус сөлгеләр әзерләгән. Шулай ук, быел да иң матур көрәш алымы ясаган көрәшчегә Ильяс Галимов исемендәге 30 мең күләмендәге махсус премия тапшырылачак. 

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100