Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил турнирының 60 еллыгына махсус чыгарылыш әзерләгән
«Ватаным Татарстан» газетасын оештырылуга март аенда 105 ел тула.
17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры үткәрелә. «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 60 еллыгы уңаеннан газетаның махсус кушымтасын чыгарган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конферециясендә сөйләделәр.
Махсус кушымтада ярышның тарихы һәм бүгенге көне турында язмалар урнаштырылган. 60 ел дәвамында батыр калган көрәшчеләрнең исемнәре, батырлар белән интервьюлар һәм «Социалистик Татарстан» газетасыннан алынган тарихи язмалар бар.
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова мондый кушымтаның беренче тапкыр эшләнүен әйтте. Махсус чыгарылыш көрәш турнирында да таратылачак.
«Әле мондый эш эшләгәнебез юк иде. Ак кәгазьдә өстәмә тираж белән бастырдык. Газетада 60 елның бөтен тарихы да күренә, көрәшнең бүгенгесе дә чагыла. Журналистларга файдаланырга да бик күп мәгълүмат бар», – диде ул.
«Ватаным Татарстан» газетасын оештырылуга март аенда 105 ел тула. Гөлнара Сабирова Муса Җәлил турнирын уздыру һәм турнир турында махсус кушымта чыгаруны газетаның юбилей чараларының берсе булуын әйтте.
«Әлеге көрәш бәйгесе – 105 еллык юбилей чараларының берсе. Татар матбугатында мондый тарихка ия басмалар күп түгел», – диде Гөлнара Сабирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз