news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Уфага Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасына килде

Россия Президенты Владимир Путин Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасында катнашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы мәрхүмнең табутына чәчәкләр салды. Чара Уфада «Башкортостан» концертлар залында узды», диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Рәхимов озакка сузылган авырудан соң 11 гыйнварда вафат булды. 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән халык хушлашты, аннан хушлашу мәрасименең рәсми өлеше башланды.

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасименә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100