news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе – Республиканың беренче лидеры Минтимер Шәймиев Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Бу хакта «Башкирский Снег» телеграм-каналы яза.

Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрасиме «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узды. Андагы вакыт белән 12.00 сәгатьтә мәрасимнең  халык хушлашу өлеше тәмамланды. Анда республиканың меңләгән кешесе катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның беренче Президенты 11 гыйнварда вафат булды. Аны бүген Уфа мөселман зиратында җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot