news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов турында: Без ярыштык, әмма һәрвакыт уртак тел таба идек

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ул бүген Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен Уфага килде.

«Мортаза Гобәйдулла улы белән без ярыштык, көнләштек тә, бәхәсләштек тә, әмма һәрвакыт уртак тел таба идек. Ә аның һәм минем белән уртак тел табу һәрвакыт җиңел түгел», – дип белдерде ул.

Ул искәртеп үткәнчә, татарлар һәм башкортлар – Россия үсешенә зур сәяси һәм икътисади өлеш керткән тугандаш халыклар.

Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә кичә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме бүген Уфадагы «Башкортостан» дәүләт концертлар залында үтә. 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән халык хушлашты, хәзер хушлашу мәрасименең рәсми өлеше бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100