news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Зәй янында ике йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән урыннан

Әлеге бәрелешү аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак була.

 (Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Зәй тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" "МАН" һәм "КАМАЗ" йөк автомобильләре, шулай ук "Лада Гранта" җиңел автомобиле бәрелешүе турында кичә хәбәр иткән иде.

Әлеге бәрелешү аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак була.

"МАЗ" машинасының 38 яшьлек йөртүчесе Зәй районы үзәк хастаханәдә, аның хәле авыр, дип бәяләнә. Шул ук хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре алган "КАМАЗ" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе дә китерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100