ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: Франция белән төбәкләр дәрәҗәсендә фикер каршылыгыбыз юк
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган
Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Хәвеф-хәтәр

Зәй районындагы юл фаҗигасендә җиңел машинада ике кеше һәлак булган

11 октябрь 2017, 20:31 , Фото: из соцсетей

Зәй районындагы юл фаҗигасендә җиңел машинада ике кеше һәлак булган  «Лада» машинасында ике кеше – ир белән хатын булган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакатендә «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 11 нче модельле «Лада» йөртүчесе икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, юл бирмичә «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң «КАМАЗ» каршы як полосага чыга һәм «МАЗ» йөк машинасына бәрелгән. Аннан «Лада»ның өстенә зур металл торбалар төшә. Җиңел машина йөртүче һәм пассажиры урында ук һәлак була. Алар өлкән яшьтәге ир белән хатын булган.

"МАЗ" машинасының 38 яшьлек йөртүчесе Зәй районы үзәк хастаханәдә, аның хәле авыр, дип бәяләнә. Шул ук хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре алган "КАМАЗ" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе дә китерелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр