ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Хәвеф-хәтәр

Зәй янында юл-транспорт һәлакәте булган

11 октябрь 2017, 18:28

Зәй янында юл-транспорт һәлакәте булган Зыян күрүчеләр дә булган һәлакәтенең фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Зәй тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Анда "МАН" һәм "КАМАЗ" йөк автомобильләре, шулай ук "Лада Гранта" җиңел автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Һәлакәтенең фотолары социаль челтәрләрдә пәйда булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, юл фаҗигасендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар. "КАМАЗ" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

"МАН" машинасына торбалар төялгән булса, "КАМАЗ"ның кырда җыелган шикәр чөгендерен алып барышы була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр