news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Татар мохите булмаган җирдә туган кешенең ана телен белмәве гаеп түгел

«Татар телен белгән кеше генә татар, дигән караш дөрес түгел», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев: Татар мохите булмаган җирдә туган кешенең ана телен белмәве гаеп түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татар мохите булмаган җирдә туган кешенең ана телен белмәвен гаеп түгел, диде.

Бүген Васил Шәйхразыевның журналистлар белән очрашуында ана телен белмәгән татарлар темасы күтәрелде.

«Татар телен белгән кеше генә татар, дигән караш дөрес түгел. Әлбәттә, тел белүне хуплыйбыз. Кайбер милләттәшләр татарча әйбәт белә, ә татарлыгы булмый. Кайберсе, киресенчә, телне белмәсә дә, милләт өчен үзен корбан итәргә әзер тора. Бер караганда, кешенең татар мохите булмаган җирдә туып-үсүендә гаебе юк. Безгә татарларның барысы да кадерле. Шулай да, үз-үзеңә телне өйрәнү максаты куйсаң, аңа ирешеп була», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, татар телен белмәгән милләттәшләрне инкяр итәргә, читләштерергә ярамый, чөнки аларның да милләткә файдасы тия.

news_right_1
news_right_2
news_bot