news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк

Милли шура рәисе 1990нчы елларда Чаллы милициясендә эшләгән чорын искә алды.

Шәйхразыев «Слово пацана» турында: Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын ни өчен карарга теләмәгәнен аңлатты.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Васил Шәйхразыевтан «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалының яшьләргә йогынтысы турында фикерен сорады.

Фото: © Салават Камалетдинов

«1988 елда, 25 яшьтә мине Чаллы милициясенең 6нчы бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. 5 ел анда эшләдем, яшьләрнең урамда нишләп йөргәнен күрдем, шуңа күрә ул киноны карамадым. Карарга теләгем дә юк. Ул вакыйгаларны эчтән белгәч, моңа карата үз фикерем бар. Бу минем тарихта гына калсын», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев фикеренчә, сериалны күрсәтергә дә, күрсәтмәскә дә мөмкин, чөнки анда ил тарихында булган бер чор сурәтләнә. «Иң мөһиме, ул чор кабатланмасын, ата-аналар балага җинаятьнең азагы начар беткәнен аңлата алсын. Җинаятьчеләр барыбер я төрмәгә утыра, я бер-берләрен үтерә», – диде ул.

Милли шура рәисе 1990нчы еллар кабатланмас дигән ышаныч белдерде, чөнки хәзер һәр авылда, һәр шәһәрдә яшьләргә үзләрен төрле яклап күрсәтү мөмкинлеге, шөгыль бар.

Васил Шәйхразыев 2000нче елларда Чаллы администрациясендә эшләгән чорын да искә алды. «Шул чорда Чаллыда җинаятьчеләрне утыртулар китте. Без ул вакытта Чаллыны инвестицияләр өчен кулай шәһәр итеп күрсәтергә тырыштык. Җинаятьләр турында язулар киткәч, инвесторлар Чаллыга килеп карамый да башладылар. Утыртулар башлангач, инвесторлар саны бермә-бер артты. Алар шәһәрдә хакимият барлыгын, аның тәртип урнаштырырга сәләтле икәнен күрделәр», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100