news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Минем урынга сайлап алынырлык 4-5 кеше бар

«Китәм дигәндә, сайлап ала алырлык активистлар булса, бик зур афәрин. Сайлап алыр кешең булмый икән, бу – оят», – диде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев: Минем урынга сайлап алынырлык 4-5 кеше бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәр җитәкче үзен алыштыра алырлык яшьләр әзерләп кую мөһим булуын әйтте.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты. Каләм ияләре аннан милли хәрәкәткә яшьләр килүе турында кызыксынды.

«Милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итү бурычы тора. Кайбер төбәкләрдә милли автономия җитәкчеләре олыгаеп бара. Без аларга үз тирәләренә яшьләрне җәлеп итү, үз урыннарына лаеклы яшьләрне әзерләү бурычы куябыз. Бу мәсьәлә үземә дә кагыла. Китәм дигәндә, сайлап ала алырлык активистлар булса, бик зур афәрин. Сайлап алыр кешең булмый икән, бу – оят. Минем урынга сайлап алынырлык 4-5 кеше бар», – диде Васил Шәйхразыев.

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе алышынды. «Оешманың үз эченнән 23-24 яшьлек кешене сайлап куя алу да милли хәрәкәткә яшьләр килүен күрсәтә», – дип аңлатты Васил Шәйхразыев милли хәрәкәттә яшьләрнең булуын.

Милли шура рәисе милли хәрәкәттә катнашучыларның соңгы арада дәрәҗәсе артуын белдерде. «Милли автономияләрдәге җитәкчеләрнең дәрәҗәсе күтәрелде. Бу аларның халык алдында чыгыш ясауларыннан да, җирле хакимият белән эшли алуларыннан да күренә. Алар автономия эшеннән үсеп, өлкә дәрәҗәсендәге сәясәтчеләргә әйләнеп баралар», – диде Васил Шәйхразыев.

  • Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Васил Шәйхразыев «Слово пацана» турында фикерен әйтте. «Ул киноны карамадым, карарга теләгем дә юк», – диде ул.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100