news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов сайланды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов сайланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышында форумның яңа рәисе сайланды.

Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китүен белдерде. Үзенең урынына ул урынбасары Райнур Хәсәновны тәкъдим итте. Шура вәкилләре тәкъдимне хуплады.

«Форум рәистән башка эшчәнлеген алып бара алмый, Устав нигезендә бер урынбасар сайлана. Райнур Хәсәнов форумга, милли хәрәкәткә, татар җәмәгатьчелегенә таныш. Ул барлык проектларда актив катнашучы гына түгел, аерым проектларның оештыручысы да булды. Бик милли җанлы татар егете», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, яңа җитәкченең IT өлкәсендә белгеч булуы да уңай күрсәткеч. «Ул безнең күз алдында үсте, үз инициативасы белән командага килде. Җитәкчелек сәләте бар», - диде ул.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин да аның тәҗрибәсе зур булуын ассызыклады. «2019 елда узган киңәйтелгән утырышта ул ялкынлы чыгыш ясаган иде. Булган проектлар дәвам итсен өчен яңаларын да уйларга кирәктер. Хуплыйбыз», - диде ул.

Райнур Хәсәнов рәхмәт сүзләрен әйтте. Яңа проектлар булачагын әйтте.

«Ленариягә рәхмәт, соңгы 4 елда эшчәнлек яхшы барды. Булган проектларның дәрәҗәсен күтәрү, яңа, сыйфатлы, яшьләргә кызыклы проектлар булдыру бурычы тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100