news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан китә

Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан китә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова үз теләге белән вазифасыннан китүен әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышында хәбәр итте.

«Иҗтимагый хәрәкәттә булуымны дәвам итәчәкмен. Бу тормыш, һәм төрле хәлләр була. Минем янда булучыларга, миңа кадәр булган рәисләргә рәхмәт әйтәсе килә. Казанда яшьләр хәрәкәтенә килеп эләгү иң дөрес адым булгандыр. Бу хәрәкәттә ун елдан артык тормышым узды. Бу минем иң бәхетле яшьлек елларым иде. Мин үзем өчен бер дәверне йомгаклыйм», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аның зур хезмәтен ассызыклады.

«Ленария бик четрекле вакытта килде. Сәясәтче, хәрәкәтне алып баручы буларак лаеклы рәвештә тирән эз калдырды. Ул саллы сүзе, проектлары белән безнең тирәдә булачак», - диде ул.

Устав буенча, рәис урынына аның урынбасарларының берсе билгеләнергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100