news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Себер татарлары бүленергә теләми

«Безнең өчен татарларның барысы да якын», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев: Себер татарлары бүленергә теләми
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Себер татарларының бүленергә теләмәвен җиткерде.

2023 елның язында Россия Фәннәр академиясе Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга, татарларны бүлгәләргә җыена, дигән фикер таралды. Моңа сәбәпче Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Кибрикның Себер татарлары диалекты мөстәкыйль тел буларак танылачак, дигән сүзләре булды.

«Себер татарларының әйткән сүзе – «Безне бүлмәгез!». Җанисәп нәтиҗәләре буенча, 13-14 мең кеше үзен Себер татары, дип таныган, ә Себердә 360 мең татар яши. Без беркемне дә бүлмибез. Безнең өчен татарларның барысы да якын», – диде Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуында.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, татарлар төрле җирдә сибелеп яшәү сәбәпле, алар төрле. Гасырлар үткән саен, халык үзе яшәгән җирлек шартларына яраклаша, күршеләренә хас сыйфатларны да ала. Мәсәлән, Себердә яшәүче татарларның киемнәре Казанныкылардан аерылуы шуның белән бәйле. Әлбәттә, тел үзенчәлекләре дә була. Мондый үзенчәлекләр милләттән аерылырга нигез була алмый.

«Гаилә теле әдәби телдән аерылган кебек, диалектлар да аерыла. Себердә яшәүче татарлар Әстерханнан килгән татарларны аңламаска мөмкин. Без, әдәби телне белгәч, икесен дә аңлыйбыз. Әдәби татар теле бөтен татарлар бер-берсен аңласын өчен кирәк», – диде Милли шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100