news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Разил Вәлиевның әсәрләре һәм Татарстанга хезмәтләре йөрәкләребездә

Васил Шәйхразыев: Разил Вәлиевның әсәрләре һәм Татарстанга хезмәтләре йөрәкләребездә
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күренекле татар шагыйре, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевка кабер ташы һәйкәлен ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, парламент депутатлары, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, шагыйрьнең хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары булды.

«Мөхтәрәм Фәрит Хәйрруллович, Алия ханым, Сөембикә! Хөрмәтле милләттәшләр! Без һәрвакытта да догалар кылганда әйтәбез: ике дөнья бәхете бирсен, дип. Разил абыйның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар булдыру турында сүз биргән идек. Менә вакыты җитеп, күп кенә теләкләребез тормышка ашты. Шәхесләр турындагы иң зур китапларыбызның берсе – аның хакында да нәшер ителде. Хактан да, Разил Вәлиевның әсәрләре һәм Татарстанга хезмәтләре йөрәкләребездә саклана. Бакыйлыкка күчсә дә, ул язып калдырган китаплары, кылган игелекле гамәлләре аша халыкка хезмәт итә», – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Чыгыш ясаучы Разил Вәлиевның татар дөньясы өчен мөһим шәхес булуын да әйтте.

«Чит иллләрдә, чит дәүләртләрдә гомер итүче татарлар белән күрешкәндә дә Разил Вәлиевның шигырьләрен, җырларын һәрчак яратып укыйлар, ятлыйлар, сөйлиләр һәм тыңлыйлар. Бүген менә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович та бик тә мәгънәле чыгыш ясады. Разил абыйның парламентта депутат буларак эшчәнлеге дә игътибарга лаек һәм дәрәҗәле булды. Үз сүзен әйтә белде», – дип белдерде җитәкче.

Шулай ук ул 2010нчы елда Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, драматург Равил Сабыр «Абага алмасы ачы була» пьесасын сәхнәләштерергә теләгәч, Разил Вәлиевның ярдәмен искә төшерде. Әлеге сәхнә әсәре Җиңү көнен бәйрәм итү буларак кына түгел, ә сугыш чоры авырлыклары белән дә сугарылган көн икәнен дә күрсәтүен ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot