Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Гаташ: Разил Вәлиев белән яшь вакыттан ук таныш идек
Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевка һәйкәл ачылуда якыннары, республика парламентарийлары һәм иҗади интелллигенция вәкилләре бар иде. Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Татар-информ»га мәрхүм әдип хакындагы истәлекләре белән уртаклашты.
«Разил Вәлиев белән яшь вакыттан ук таныш идек. Әле аңа 18 генә яшь иде. Бик күп тапкырлар бергә шигърият буенча да, дөнья буйлап та сәяхәт иттек. Шунысы кызыклы, ул бәләкәйдән үк китапханәне яратты. Бәхетенә, үзе дә китапханәдә директор булып – аңардан милли китапханә ясады. Разил – үзенең гомерендә китап дөньясы белән яшәде. Бүген менә «Курган» зират комплексында ачылган аның кабер һәйкәле дә – борыңгы мәдәниятләрнең, легендаларның бер җыелмасы булып калыкты. Әйтергә кирәк, архитектура ягыннан да бик матур», – диде ул.

Разил Вәлиев каберендәге һәйкәл – көнчыгыш стиле белән ясалган, арткы ягында иман йорты сурәтләнгән.

Хәтер чарасында катнашучылар билгеләп үткәнчә, Разил Вәлиев талантлы шагыйрь һәм публицист кына түгел, ә тулы бер буын өчен әхлакый маяк булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз