Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт эшлеклесе һәм халык шагыйре Разил Вәлиев каберендә һәйкәл ачу мәрасиме узды
Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булган иде. Бүген аның каберендә һәйкәл ачу мәрасиме узды. Хәтер чарасы дин әһелләренең изге догасы белән башланды. Чарада якыннары, Татарстан Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм башка танылган шәхесләр катнашты.
«Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен искә алабыз. Без аңа мәңге рәхмәтле! Монда шактый гына депутатларыбыз да килергә теләк белдерде. Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә танылган депутат, язучы иде. Күптән түгел мин Мәкәүдәге татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевны искә алмау мөмкин түгел. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны җырлап бирә, кемдер сүз белән хәтергә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде парламент рәисе.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Авыр заманалар булды. Конституцияне яңартырга, дип Минтимир Шәрипович Шәймиев та чыкты, мин ул вакытта Югары Совет рәисе булып эшлим. Кемне чакырам? Шул үзебезнең Разилләрне, Туфаннарны һәм башкаларны. Егетләр, нишлибез? Шунда ук Разилнең фикере үтте. Конституциягә татар теле дә дәүләтнеке буларак язылды. Кайсыбер кеше, Федерациянең конституциясендә дәүләт теле әйтелгән, дигән иде дә, Разил: «конституциягә язмасак туган телне югалтабыз» диде. Язмасак, киләчәктә мөмкинлекләр, кимер дип аңлатты. Нинди генә авыр мәсьәлә булмасын күпмилләтле Татарстан депутатлары аның чыгышыннан соң бердәм итеп тавыш бирә торганнар иде», – дип сөйләде ул.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиевның аңа да татар теле нечкәлекләрен өйрәнергә ярдәм итүен дә билгеләде. Аның эзе һәм исеме тарихта, халык күңелендә сакланачагын әйтте.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
- Разил Вәлиев – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстанның халык шагыйре (2012), Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2015), тарих фәннәре кандидаты (2005).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз