news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның «Татар утары»на элеккеге балалар бакчасы бинасы бирелгән

«Безгә яңа бирелгән бинаның бер өлешендә балалар бакчасы белән мәдрәсә булачак. Анда көрәшләр, ярышлар үткәрү өчен спорт залы да бар. Актлар залында татар җырларын яңгыратырбыз», - диде Рафаэль Нәҗметдинов.

Ульяновскиның «Татар утары»на элеккеге балалар бакчасы бинасы бирелгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан «Татар утары» – Ислам мәдәни-агарту үзәгенә элеккеге балалар бакчасы бинасы бирелгән.

«Безнең мәхәлләгә шәһәр уртасында 1555 квадрат метрлы ике катлы бина бирелде. 28 декабрьдә рәсми карар чыкты. Бу бик шатлыклы хәбәр», - диде Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе»ндә узган түгәрәк өстәл утырышында.

29 декабрьдә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» «Безнең мирас» журналы редакциясе белән берлектә «Күренекле шәхесләребезне барлау – саваплы гамәл!» дип аталган түгәрәк өстәл-конференция оештырды.

Рафаэль Нәҗметдинов сүзләренчә, бинаны шәһәр администрациясе татар оешмасына бүләк итеп биргән.

40 еллар чамасы элек балалар бакчасы өчен төзелгән бинада соңгы елларда социаль яклау оешмасы урнашкан булган. Узган җәйдә бина бушап калган.

«Дөресен әйткәндә, бина безгә лаеклы хезмәтебез өчен бирелде. Аның территориясе бик начар хәлдә иде. Без анда социаль яклау оешмасы булганда ук 2 урында балалар мәйданчыгы ясадык, өлкәннәргә эскәмияләр куйдык, коймаларны рәтләдек. Аннан соң шул территориядә музей булдырдык, мәҗлесләр үткәрү йорты төзедек. Бу урын халыкта «Татар утары» буларак билгеле», - диде Рафаэль Нәҗметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2022 елның августында «Татар утары» янгыннан зыян күргән иде. Ул быел төзекләндерелде. Янгыннан соң нәкъ 1 ел узгач, яңадан төзелгән биналарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та барып күрде.

«Безгә яңа бирелгән бинаның бер өлешендә балалар бакчасы белән мәдрәсә булачак. Анда көрәшләр, ярышлар үткәрү өчен спорт залы да бар. Актлар залында татар җырларын яңгыратырбыз», - диде Рафаэль Нәҗметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100