news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Идел аръягы районында «Татар утары» – Ислам мәдәни-агарту үзәге ачылды

Ульяновскиның Идел аръягы районында «Татар утары» – Ислам мәдәни-агарту үзәге ачылды
Фото: tatar-congress.org

Бүген Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында «Татар утары» – Ислам мәдәни-агарту үзәген рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Шулай ук тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та катнаша.

«Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне әлеге тантана белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим. Менә хәзер сезнең җыелырга урыныгыз бар, җитәкчеләр дә хуплый, ярдәм итә. Эшләрегез матур бара. Киләчәктә дә шулай гөрләп, бергәләп эшләргә, яшәргә насыйп булсын», – диде Татарстан Рәисе.

Кунакларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских та сәламләде. Ул Ульяновск өлкәсендә халыкларның мәдәни традицияләрен саклауга зур көч куелуын ассызыклады һәм өлкәдә яшәүче халыкларның күпчелеген татарлар тәшкил итүен билгеләп үтте.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балалар сабан туе көрәшендә батыр калган егеткә тәкә һәм велосипед бүләк итте. Ә инде тантаналы рәвештә ачылган «Татар утары» милли-мәдәни үзәген тулысынча торгызып бетерү һәм тулы канлы милли-мәдәни үзәк булып эшләп китүе өчен 1,5 млн сумлык сертификат тапшырды.

Биредә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә очраштылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100