Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртлар арасында яшәүче татар авыллары милли мирасны саклаган – "Ак калфак" җитәкчесе
Бүген Удмуртиянең иң зур татар авыллары Кистем һәм Паюрада "Ак калфак" оешмасы күчмә утырышы узды.
(Ижевск, 6 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Удмуртия Республикасында яшәгән татарлар мода артыннан кумый, алар гасырлар дәвамында милли мираска сак карап, үз җирлегендә милли мохитне саклап кала алган. Бу хакта бүген "Татар-информ"га "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова оешманың Удмуртиядә узган күчмә утырышында әйтте.
- "Тамырлар белән көчле без" дип аталган утырышта Россиянең 7 төбәгеннән, Татарстанның 31 районыннан "Ак калфак" оешмалары вәкилләре катнаша. Удмуртиянең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм аның "Ак калфак" оешмасы кунакларны иң зур татар авыллары урнашкан Балезино районы белән таныштырды. 7 декабрьдә Ижевск каласында пленар утырыш узачак.
"Удмуртиянең Кистем һәм Паюра авыллары Касимовлар нәселе кешеләре нигез салган иң зур авыллар. Аларда мәктәп, мәдәният йортлары, мәчетләр гөрләп тора. Халык җирле хакимият белән уртак тел табып яши. Алар алдында баш иясе килә. Ярый әле бирегә килдек, төбәкләрдә татарлар ничек гомер итә белгәнен күрдек", – диде Кадрия Идрисова.
Ул аеруча Кистем авылы имам-хатыйбы, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимовның авыл һәм Касимовлар нәселе тарихын өйрәнү тәҗрибәсенә югары бәя бирде. Аның шәҗәрәләр төзүдә киңәшләре бик файдалы булды, диде.
"Кистем урта мәктәбендә "Татар йорты" музее эшли: анда бернинди ясалмалылык юк, барлык экспонатлар татарларның көнкүреше үзенчәлеген күрсәтә. Мираска мондый сак мөнәсәбәт удмурт халкына да хас, аларның да йогынтысы булмый калмагандыр", – диде "Ак калфак" җитәкчесе.
Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Кистем һәм Паюра авыллары мәктәпләре, китапханәләре өчен татар китаплары бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз