ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе "Ак калфак" оешмасы юлында һәрвакыт "яшел ут" булачагын әйтте

7 декабрь 2018, 15:07 , Фото: Лилия Гаделшина

Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Удмуртиядә "Ак калфак" оешмасы күчмә утырышында катнашты.

(Ижевск, 7 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев «Ак калфак» оешмасы эшчәнлегенә һәрвакыт «яшел ут» булачак, диде. Бу хакта ул бүген Ижевскида «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында әйтте.

«Милләтнең традицияләрен, туган телне саклауда әниләрнең – хатын-кызларның роле бик зур. «Ак калфак» оешмасы гүзәл затлары бу юнәлештә күп эшли. Шушы көннәрдә без оешманың киләсе елларга эш планнары турында фикер алышачакбыз. Шуны әйтә алам: «Ак калфак» юлында һәрвакыт «яшел ут» булачак. Аралашыгыз, очрашыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз, эшләрегез нәтиҗәле булсын», – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага рәхмәтен белдерде. Оешма үз эшен дөнья буйлап тагын да киңрәк җәелдерүен теләде.

Шулай ук ул Удмуртия Татар милли-мәдәни автономиясенә, аның җитәкчесе Рәмзия Габбасовага да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Татарстан күршесе Удмуртиядә татарлар башка төбәктәге милләттәшләребезгә үрнәк булырлык итеп яшиләр. Мондый очрашулар кирәк: кайда үрнәк күрәбез, ә кайда үзебез үрнәк күрсәтәбез», – диде Милли Шура рәисе.

«Ак калфак»ның пленар утырышы Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында узды. Татар-хатын кызларын Удмуртия Хөкүмәте исеменнән Удмуртия Республикасы милли сәясәт министры Лариса Буранова да сәламләде.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, бүген Удмуртия хакимиятендә киләсе 2019 елда Ижевскида «Татар кызы» Халыкара бәйгесе финалын оештыру мәсьәләсе буенча эшлекле сөйләшү булачак. Мәгълүм булганча, быел халыкара бәйгедә Удмуртиядән татар кызы җиңү яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10