ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиянең Кистем авылы имамы Илмир Касимов Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек

7 декабрь 2018, 15:56 , Фото: Лилия Гаделшина

Удмуртиянең Кистем авылы имамы Илмир Касимов Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек Хәзрәткә медальне Ижевскида "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы күчмә утырышында тапшырдылар.

(Ижевск, 7 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Удмуртиянең Балезино районы Кистем татар авылы мәчете имам-хатыйбы Илмир хәзрәт Касимов татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Ижевскида «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тапшырды.

Илмир хәзрәт ул шулай ук Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Кистем урта мәктәбенең «Татар йорты» музее мөдире, өстәмә белем бирү педагогы да. 25 ел инде туган ягының татар нәселләрен өйрәнү, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Кистем һәм тирә-яктагы татар авылларында Касимовлар нәселе шәҗәрәсен төзи һәм балаларны да шәҗәрә төзергә өйрәтә.

«Бүген безне татар князе – Касим бий нәселе вәкилләренең үз сөйләмен саклау проблемасы бик борчый. Туган телләрне саклау турында күп сөйләнә. Кистем һәм тирә-яктагы татар авылларындагы халыкның сөйләме Казан татарларыныкыннан бераз аерыла. Элегрәк галимнәр болай сөйләшү дөрес түгел дип, безне мәсхәрә дә иткәне булды. Нәтиҗәдә, халык үз телендә сөйләшергә ояла башлады. Бүген, гомумән, тормышка рус теле нык үтеп керде. Татар авылларының җитеш тормышына кызыгып, башка милләтләр дә татарлар янына килеп урнашырга тырыша, аралашу теле русчага күчә. Мәктәптә исә татар теле дәресендә әдәби татар телен укыталар. Үз сөйләмебезне саклап калырга кирәклеген аңлыйбыз, чөнки ул безнең гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, тарихыбызның бер өлеше», – дип фикерләре белән уртаклашты Илмир хәзрәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10