news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тюбингка утырган кыз һәлак булган авариядә гаепле йөртүчегә карата хөкем карары чыгарылды

Тюбингка утырган кыз һәлак булган авариядә гаепле йөртүчегә карата хөкем карары чыгарылды
Эвелина Якупова адвокаты белән
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Казанның Киров район суды саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Эвелина Якуповага карата хөкем карары чыгарды.

«Гаепле дип танырга һәм 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, колониягә озатырга», - диде судья. Моннан тыш, җәзасын үтәгәннән соң, ул ике ел ярымга автомобиль белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлекне тыеп, Якупованы биш елга колониягә җибәрүне сораган иде.

Шул ук вакытта, Якупованың адвокаты якларның килешүенә бәйле рәвештә эшне тәмамлауны сорады.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 8 гыйнварда Казанның Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова машинасына тюбинг тагып, анда дусты, 20 яшьлек Дарья Акинованы йөртеп килергә уйлый. Кайсыдыр мизгелдә машина тизлеген арттырган һәм кыз утырган «ватрушка» юл билгесенә килеп бәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot