news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 20 яшьлек кыз тюбингта шуганда имгәнеп үлгән

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз тюбингта шуганда каты имгәнгән. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны кызның гаиләсе белән таныш чыганак раслады.

Кыз, тюбингка утырып таудан шуып төшеп, коймага бәрелгән. Аның якыннары ашыгыч ярдәм чакырган. Кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Кызның якыннары ашыгыч ярдәм килеп җиткәнне көтеп тормаган, зыян күрүчене мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә алып киткән булу ихтимал, диделәр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Әлегә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта рәсми белешмәләр юк, мәгълүмат ачыклана.

«Татар-информ»га Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында хәбәр итүләренчә, бүген кызны җирлиләр.

«Кызганычка, бүген без студентыбыз белән хушлашабыз... Кызның төркемдәшләре, укытучылары, дуслары һәм университетның җитәкче составы аны соңгы юлга озатырга китте. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты кызның әти-әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Истәлеге якты булсын», - дип хәбәр иттеләр югары уку йортында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100