Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокурор тюбингка утырган кыз үлгән авариядә гаепле йөртүчене колониягә озатуны сорады
Бүген Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тюбингка утырган кыз һәлак булган авариядә гаепле машина йөртүчене биш елга колониягә җибәрүне сорады.
«Транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлекне тыеп, биш елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сорыйм», - диде Альберт Сурягулов утырышта.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 8 гыйнварда Казанның Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова машинасына тюбинг тагып, анда дусты, 20 яшьлек Дарья Акинованы йөртеп килергә уйлый. Кайсыдыр мизгелдә машина тизлеген арттыра һәм кыз утырган «ватрушка» юл билгесенә килеп бәрелә.
Зыян күргән 20 яшьлек кызны хастаханәгә алып китәләр, ул шунда үлә. Гаепләнүче Эвелина Якупова табибларга сөйләгәнчә, аның дусты тюбингта таудан шуып төшкән һәм коймага килеп бәрелгән. Һәлакәт урынына ике егет килеп, «ватрушка»ны алып киткәннәр һәм кан эзләрен бетергәннәр. Моны да, шулай ук тюбинг юл билгесенә бәрелгән мизгелне дә урамдагы видеокамералар төшереп алган.
Кыз һәлак булганнан соң, тикшерүчеләр, имештер, Дарья Акимова бәрелгән койманы карау өчен урынга килә. Шул вакытта аларда машина йөртүче нәрсәдер яшерә дигән шик туа. Тиздән вакыйганың бөтен нечкәлекләре билгеле була һәм машина йөртүчене сак астына алалар.
Үз чиратында, Эвелина Якупованың адвокаты эшнең квалификациясен үзгәртүне сорый.
«Җинаять категориясен җиңеләйтүегезне үтенәм. Квалификация үзгәртелгән очракта, җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм. Зыян күрүчедән (һәлак булучының әнисеннән) сорау алганда, аның мин яклый торган кыз белән килешүе ачыкланды. Яклар үзара килешү сәбәпле, җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм», - дип белдерде адвокат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз