Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда машинага тюбинг тагып шуганда һәлак булган кызның дус кызын хөкем итәләр
Казанның Киров суды юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китүдә гаепләнүче Эвелина Якупованың җинаять эшен карауга кереште.
Фаҗига 2025 елның 8 гыйнварында булды. Тикшерү версиясе нигезендә, кыз тюбинг тагылган автомобиль белән идарә иткән, тюбингка кеше утырган булган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ул вакыйга урыныннан китеп барган, ә зыян күрүче хастаханәдә үлгән.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
10 гыйнварда җинаять эше ачылды, шул ук көнне Якупованы кулга алдылар һәм аңа карата гаепләү белдерделәр. 11 гыйнварда Казанның Идел буе суды аңа ике айга өй арестына җибәрү рәвешендә чик кую чарасын сайлады.
Якупованың адвокаты исә килеп чыккан хәл өчен гаеп тулысынча һәлак булучыда, машинага тюбинг тагып шуу аның инициативасы булган, дип белдерде.
Элегрәк «Татар-информ» 20 яшьлек кыз Казанның Яңа Аракчино бистәсендә тюбингта шуганда җитди җәрәхәтләр алган, дип язган иде.
Якупованың туганнарының сүзләренә караганда, кыз тюбингка утырып таудан шуып төшеп коймага бәрелгән һәм алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Соңрак «Татар-информ» Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен белде. Кызның биологик эзләре якынча һәлак булу урыныннан 1,2 километр ераклыкта табылган. Моннан тыш, күзәтү камералары төшергән видеоязмада күренгәнчә, кыз автомобильнең арткы өлешенә бәйләнгән тюбингта барган, машина йөртүче пассажирны кабинаның тышкы ягыннан алып барган.
Шулай ук камералар кыз һәлак булган урынга машина килеп туктавын, аннан чыккан кешеләрнең берсе аягы белән карны себереп кан эзләрен яшермәкче булуын, ә икенчесе тюбингны машинага салуын төшергән. Фаҗигане бәхетсезлек очрагы итеп күрсәтмәкче булган әлеге кешеләр Эвелина Якупованың дуслары, дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз