news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә моннан дүрт йөз ел элек яшәгән татарлар тормышы турында сөйләделәр

Тверь татарларының милли-мәдәни мохтарияте үткәрә торган дәресләр курсы бер елга исәпләнгән.

Тверьдә моннан дүрт йөз ел элек яшәгән татарлар тормышы турында сөйләделәр
Владимир Васильев

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясендә ХVII — ХVIII гасырларда яшәгән татарлар тормышы турында дәрес узды. Лекцияне тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин алып барды.

«Ел башында булган беренче дәресне Тверьгә барып үткәрдем. Хәзер лекцияләр онлайн форматта уза. Бу дәрестә ХVII гасырдагы дини сәясәт турында сүз барды. Петр I заманында татарларга карата булган мөнәсәбәтләр турында сөйләдем. Ул вакытта лашманнар, ягъни эшче татарлар, дигән төркем булган», — диде Илнар Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, ул чорда татарларга карата тискәре сәясәт алып барылган. «Лашманнарны төрле җирләргә эшкә куа торган булганнар. Санкт-Петербургка нигез салганда да аларны җибәргәннәр. Гомумән, ул елларда татарларга карата тискәре сәясәт булган. Татарлар христиан диненә күчсен өчен, аларны шулай сынаганнар», — диде тарихчы.

Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган дәресләр бер елга исәпләнгән.

«Лекцияләрдә татарларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сүз бара. Дәресләрдә без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — дигән иде Тверь татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Марс Ибраһимов «Интертат»ка интервьюда.

Моңа кадәр автономиядә татар теле тарихы, Монгол империясе, Казан ханлыгы мәдәнияте, һәм башкалар турында дәресләр узды. Аларны автономиянең социаль челтәрләрендә карарга була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100