news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган дәрес узды

Лекцияләрдә Тверь татарларын милләтләре белән горурланырга чакырабыз, ди Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Марс Ибраһимов.

Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган дәрес узды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татарлары автономиясенең мәдәни үзәгендә татар теленең тарихы турында лекция узды. Дәресләр Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.

Татар теленең тамырлары, икетеллелек феномены һәм татар-рус икетеллелеге турында лингвист, тәрҗемәче Камилла Мансурова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте.

«Дәресләр рус телендә уза. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лекцияләр автономиянең социаль челтәрләрендә дә урнаштырылып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot