Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тверь татарлары автономиясе татар халкына багышланган дәресләргә чакыра
Дүрт сәгатьлек чара якшәмбе көнне Татар мәдәни үзәгендә һәм Инстаграм социаль челтәрендә онлайн рәвештә була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы әзерләгән. Дәресләр татарларның килеп чыгышы, үсеше һәм традицияләренә өйрәтү өчен оештырыла.
Дүрт сәгатьлек дәресләр якшәмбе көнне офлайн рәвештә Татар мәдәни үзәгендә була. Шул ук вакытта Инстаграм социаль челтәрендә онлайн күрсәтелә. Дәресләр автономиянең барлык социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сакланачак. Бу турыда Тверь өлкәсе татарлар автономиясенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.
Дәресләрне Казанның профессиональ лекторлары алып бара. Беренче лекцияне Татар мәдәнияте үзәгендә тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин укый.
Татар халкының тарихы һәм яңалыклар турында белергә теләүчеләр дәресләргә чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз