news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә Казан ханлыгы мәдәниятенә багышланган дәрес узачак

Лекцияне онлайн да карарга була.

Тверьдә Казан ханлыгы мәдәниятенә багышланган дәрес узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 8 май көнне, Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Казан ханлыгының мәдәни тормышы» дигән дәрес үткәрә. Лекцияне тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин укыячак.

Дәресне Тверь шәһәре, Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә һәм автономиянең социаль челтәрләрендә тыңларга була.

Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте.

«Дәресләр рус телендә алып барыла. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100