news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәтәй киеп чыккан татар егете Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче җиңүен яулады

Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче чыгышында грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде. Шул рәвешле, үзенең гомуми җиңүләр серисен 19 көрәшкә җиткерде. Бу турыда «Чемпионат» хәбәр итте.

Алдан вәгъдә иткәнчә, Ринат аренага кара төстәге түбәтәй киеп чыкты.

Бу көрәштә Ринат Фхретдиновның секунданты Олег Тактаров булды. 1995 елда ул үзе дә Россиядән чемпион булган иде.

Ринат Фәхртединов UFC чемпионатында чыгыш ясаучы беренче татар спортчысы. 

  • Катнаш көрәш төрендә чыгыш ясаучы Ринат Фәхретдинов аренага түбәтәйдән чыгачак, дип язган идек. 
  • Фәхретдинов UFC мәйданына түбәтәйдә чыгуы турында: «Мин – татар, бу – хөрмәт билгесе», – дип әйтте.
  • Ultimate Fighting Championship —  АКШта урнашкан спорт оешмасы, бөтен дөньяда катнаш көрәш буенча турнирлар уздыра.
news_right_1
news_right_2
news_bot