Спортның катнаш көрәш төрендә чыгыш ясаучы Татарстан вәкиле Ринат Фәхретдинов UFC тагы дебют көрәшенә түбәтәй киеп чыгачак. «Гладиатор» кушаматлы спортчы үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

Фото: © Ринат Фәхретдиновның телеграм-каналыннан.
Шунысын да искәртик: Фәхретдинов UFC тагы дебютка әзерләнә. 4 июньдә ул Греция вәкиле Андреас Михайлидис белән көрәшәчәк.
Спортның бу төрендә Фәхретдинов 23 көрәшнең 21ендә җиңү яулаган.