Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәхретдинов UFC мәйданына түбәтәйдә чыгуы турында: Мин – татар, ә бу – хөрмәт билгесе
UFC тарихында беренче татар Ринат Фәхретдинов дебют көрәшенә түбәтәй киеп чыгарга карар кылуы турында сөйләде. Спортчы сүзләренә караганда, мондый карар – татар халкына хөрмәт билгесе.
«Мин – татар, шуны һәм дөньякүләм ММА ярышларында бердәндер татар булуымны күрсәтәсем килде. Бу – хөрмәт билгесе һәм үз милләтемне популярлаштыру. Мин һәр сугышка түбәтәй киеп чыгарга җыенаммы? Ә нишләп әле юк? (көлә). Аннары үземнең түбәтәйләрне җитештерә башлаячакмын, сатачакмын», – дип китерә «Чемпионат» Фәхретдинов сүзләрен.
Моннан тыш, «Гладиатор» кушаматлы спортчы грек Андреас Михайлидиска каршы булачак көрәшкә өметләре белән уртаклашты. Әлеге көрәш Фәхретдинов өчен UFS карьерасында беренчесе булачак.
«Мин тулы өч раундлы көрәшкә өметләнәм, ә алга таба сугышуның ничек барачагын беркем дә белми. Әмма мин үземне авыр эшкә әзерлим», – дигән Фәхретдинов.
Исегезгә төшерәбез, Фәхретдинов UFC дебютына әзерләнә. 4 июньдә татар спортчысы Греция вәкиле Андреас Михайлидис белән көч сынашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнаш көрәшләрдә Ринат исәбендә 23 көрәштә 21 җиңү исәпләнә.
Элегрәк Фәхретдиновның UFC дебют көрәшенә түбәтәй киеп чыгачагы билгеле булды. Бу хакта спортчы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз