news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының якындагы сессиясендә Конституциягә үзгәрешләр кертү проекты каралачак

Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча икенче проектны эшли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, үзгәрешләр парламентның якындагы утырышында каралачак.

Бу хакта Дәүләт Советы рәисе Россия матбугаты көне уңаеннан республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Татарстанның югары вазифаи заты атамасы буенча без компромисс табарбыз, аны 26 гыйнварда кабул итәрбез, дип уйлыйм. Әлегә сессияне шул датага билгеләдек. Минем аерым тукталасым килми, барысын да сессиядә ишетерсез, белерсез», – диде ул журналистларга. 

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, депутатлар республика законнарын федераль законнарга туры китерү буенча эш алып бара, шул исәптән Татарстан Республикасының төп законына үзгәрешләр кертелә.

Татарстан Дәүләт Советы парламентның 39 нчы утырышында Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча закон проектын кабул итте. Соңрак Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасының яңа атамасы турында законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100