news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасының яңа атамасы турында закон имзалады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасының яңа атамасы турында закон имзалады
Фото: © ТР Президенты Матбугат хезмәте

Татарстанда Татарстан Президенты вазифасы атамасына кагылышлы үзгәрешләр кертү эше төгәлләнде. Татарстан Республикасы Конституциясенә шул турыдагы төзәтмәләрне Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов раслады.

2025 елдан Татарстан җитәкчесе русча «Глава – Раис Республики Татарстан», яки кыскача «Татарстан Республикасы Рәисе» («Раис Республики Татарстан») дип аталачак.

«Татарстан Республикасы югары вазифаи затының вазифасы атамасы, әлеге маддәнең 2 өлешендә каралган (Рәис – Т-и иск.), Татарстан Республикасы Конституциясендә атамага тиешле таләп керткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң сайланган Татарстан Республикасының иң югары вазифаи затына карата кулланыла», — дип төгәлләштерелә законда.

Шулай итеп, төзәтмәләр үз көченә кергәнче сайланган Татарстан Республикасының иң югары вазифаи заты, шул исәптән республиканың гамәлдәге җитәкчесе дә, Татарстан Президенты атамасын вәкаләтләр срогы чыкканчы саклаячак.

Закон 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Конституциясенә әлеге төзәтмәләр республика Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән иде. Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчесе вазифасының яңа атамасы турындагы барлык закон чыгару процедуралары 2023 елның гыйнвар-февраль айларында төгәлләнергә тиеш булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100