news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналист династияләренә игътибар бирергә кирәк

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналист династияләренә игътибар бирергә кирәк
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналист нәселләренә игътибар бирергә, аларны күтәрергә кирәк, дип саный.

«Безгә журналистлар династияләренә игътибар итәргә кирәк. Аларны күтәрергә, халыкка күрсәтергә кирәк. Башка һөнәрләрдәге династияләрне күрсәтәбез, журналист булу да бик зур җаваплылык. Династияләрнең дәрәҗәсен күтәрәсе, рәхмәт әйтәсе килә», – диде ул Россия матбугаты көненә багышланган очрашуда.

Ул журналистларга «хезмәттәшләр» дип мөрәҗәгать итте. «Бердәм булып, бер эш эшлибез, Республиканы күтәрәбез, халыкның тормышын җиңеләйтергә тырышабыз. Сездән башка бу эшне эшләп булмый», – диде ул. 

Ул мәгълүмат ташкыны көчле булган вакытта төгәл, дөрес мәгълүматны тиз арада халыкка җиткерүнең мөһим булуын ассызыклады, журналистларының хезмәтен югары бәяләде. «Татарстан журналистлары барысына да әзер булуын күрсәтте», – диде ул. 

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан журналистларны котлау тантанасы Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында узды. Дәүләт Советы Рәисе техникум коллективына рәхмәт сүзләрен әйтте. 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, Фәрит Мөхәммәтшинның ел саен журналистларны бәйрәм белән котлавы матур традициягә әверелде.

«Бүген зур бәйрәм! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм», – диде ул һәм техникум коллективына рәхмәт әйтте. 

Сүз уңаеннан, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журналист династияләренә багышланган акция алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100