news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» династияләре» күргәзмәсе КФУның мәрмәр залында тәкъдим ителде

Күргәзмәдә «Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе династияләре дә бар.

«Татмедиа» династияләре» күргәзмәсе КФУның мәрмәр залында тәкъдим ителде
Владимир Васильев

«Татмедиа» династияләре» күргәзмәсе Казан федераль университетының икенче бинасындагы мәрмәр залда тәкъдим ителде.

Күргәзмә беренче мәртәбә Россия матбугаты көне уңаеннан 5 ай элек – гыйнвар аенда «Татмедиа»да күрсәтелгән иде. Проектның идея авторы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, сүзләренчә, бу – проектның өченче версиясе. Ул «Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән династияләр белән тулыландырылган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бу бинаның һәр журналист өчен бик якын булуын ассызыклады. 

«Безнең өчен журналистика дөньясы моннан башланды. 13нче катта укыдык, группа номерында 13 саны бар иде, журфакта укучылар өчен ул сан зур мәгънәгә ия. Күргәзмәнең бүген ачылуы да юкка түгел [13 майда – ред. иск.]. Монда бөек кешеләр укытты. Алар һәрберебезгә күңел җылысын бирде. «Татмедиа»да эшләүче журналистларның 99 проценты журфакта белем алган. Хезмәткәрләребезнең монда күргәзмәдә тәкъдим ителүе белән горурланабыз. Күргәзмәне күргән кешеләрдә журналист булу теләге артыр дип өметләнәбез», – диде ул.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин журналистика кафедрасы оешуга быел 60 ел булуын ассызыклады.

«Бу династияләр – Татарстан журналистикасының нигезе. Күргәзмә әле тулыланып торыр дип уйлыйм. Быел безнең кафедраны бер династия вәкиле Идел Кыямов тәмамлый. Аның әти-әнисе дә бездә укыды, бездә танышып кавыштылар. Бу традиция дәвам итсен иде», – дигән теләген әйтте ул.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон үзләрен укыткан укытучыларны искә алды.

«Безнең журналистикада эшләвебез – аларның хезмәте, димәк, алар безгә тиешле белемне биргән. Минем кызым Айсылу да бу университетны тәмамлады. Икенче кызым татар бүлегендә укыса да, журналистикада шактый эшләде», – диде ул.

Күргәзмәдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева гаиләсе дә бар.

«Ирем журналист булсын дигән хыялым юк иде, шулай туры килде. Беренче эш урынымда – радиода таныштык һәм гаилә кордык. Мин студент булып килгәндә ул инде укып бетергән иде. Улыбыз бу бинада математика һәм механика институтында укый. «Улым, үзең укыган бинада әти-әниең фотосын күргәч, нинди хисләр кичерәсең?» – дип сорадым. «Горурланам», – диде. Мәрмәр залда күргәзмәдә үзеңнең фотографияң тору – аңлатып бетергесез горурлык», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.  

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты деканы Леонид Толчинский «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. «Күргәзмә берничә көн эшлиячәк. Ачык ишекләр көненә килгән кешеләр дә кызыксыныр дип уйлыйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100