news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары җир тетрәүдән каза күргән урынга волонтер булып барырга теләк белдергән

«Каза булган урында ярдәм итүчеләр бик күп, техника җитеп бетми, диләр», - диде Оксана Назарова.

Анталиядә яшәүче татарлар Төркиядә җир тетрәү булган урынга волонтер буларак барырга теләк белдергән.

«Татарлар волонтерлар җыю турындагы рәсми сайтка гариза җибәргән иде. Аларга: «Сезнең белән элемтәгә чыгарбыз», - дип җавап бирделәр. Каза булган урында ярдәм итүчеләр бик күп, техника җитеп бетми. Кичә электр утын кабызганнар, су юк, диләр», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова.

Аның әйтүенчә, теләге булган һәркемне дә волонтерлыкка кабул итмиләр. «Волонтерлар өчен баштан өйрәтү эшләре була, аларны һәрберсен теркиләр. Каза булган урыннарга да теләсә кемне якын китермиләр, хәтта туган тиешле кешеләр дә килә алмый, чөнки юллар ябык», - дип аңлатты ул.

Элегрәк Төркия татарлары җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашты.

  • Төркиядә 6 февральдә җир тетрәде, аның магнитудасы 7,8 булды, үзәге Газиантеп районында иде. Көндез Төркиянең үзәк өлешендә 7,7 магнитудалы яңа җир тетрәү булды. 5,3 магнитудалы өченче җир тетрәү 7 февраль иртәсендә – шулай ук илнең үзәк өлешендә күзәтелде.

  • Төркиядән тыш, Сириянең төньяк районнарына да зур зыян күрде. Дамаскта хакимият контролендә булган территориядә 711 кеше һәлак булган һәм 1431 кеше җәрәхәтләр алган. Үзәк хакимият контролендә булмаган районнарда ким дигәндә 733 кеше үлгән, 2,1 меңнән артык кеше зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100