news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең 10 провинциясендә җир тетрәү булды, ул 7,7 магнитудалы дип игълан ителде

Соңгы мәгълүматлар буенча, 1710 бина җимерелгән, 284 кеше вафат, 1 мең 323 кеше яралы.

Төркиянең 10 провинциясендә җир тетрәү булды, ул 7,7 магнитудалы дип игълан ителде
Фотолар ТВ тапшыруларыннан төшерелде
Рушания Алтай

Бүген 04:17 сәгатьтә Төркиянең көньяк төбәге Каһраманмараш һәм аның якын районнарында җир тетрәүнең көче 7,7 магнитуда булуы хәбәр ителде. Афәт булган сәгатьләрдә ул 7,4 балл буларак игълан ителгән иде.

Төркия илбашы ярдәмчесе Фуат Октайның әйтүенчә, сәгать 12 дә ачыкланган соңгы мәгълүматлар буенча җир тирбәлеше Төркиянең 10 провинциясендә булган, 1710 бина җимерелгән, 284 кеше вафат, 1 323 кеше яралы.

Сейсмологлар әйтүенчә, җир тетрәүнең үзәге – Каһраманмараш шәһәре, ләкин тетрәү Адана, Адыяман, Газиантеп, Диярбакыр, Килис, Малатия, Османия, Шанлыурфа, Һатайда да булган, тирбәлеш 45 секунд дәвам иткән. Җир тетрәү Урта диңгез районнарында, Кипр утравында һәм Кара диңгез яры районнарында да сизелгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Һатай шәһәрендәге аэропорт җир тетрәүдән кулланылмаслык хәлгә килгән. Йылдыз университеты галиме, сейсмолог Шүкрү Эрсой әйтүенчә, җир тетрәүдә җимерелгән объектларның күпчелеген дәүләт биналары тәшкил итә.

Төркия мәгариф министрлыгы җир тетрәү булган районнарның кайберләрендә мәктәпләрдә бер атна, кайберләрендә ике атна уку туктатылганын, Каһраманмараш төбәгендәге университетларда да бер-ике атналык ял игълан ителгәнен белдерде.

Төркиянең Мерсин төбәгендә атом электр станциясен төзүче Россия оешмасы «РОСАТОМ» җир тетрәү нәтиҗәсендә төзелешкә зыян килмәвен ачыклады.

Россия, Франция дәүләт президентлары, Европа берлеге илләре җитәкчеләре, НАТО генераль секретаре Төркиягә ярдәм төркемнәре җибәрергә әзер булуларын җиткерделәр.

Җир тетрәү Сириядә дә булган, Сирия рәсми телевидение яңалыклар тапшыруы Сирия ягында җир тетрәүдә 427 кешенең үлүен, 600 кешенең имгәнүен ачыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100